news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 105 елдан соң яңа температура рекорды куелды

Татарстан синоптиклары дүртенче көн рәттән абсолют максимум һава температурасын теркәгән.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 14 майда Татарстан Гидрометеоүзәк һава температурасы буенча чираттагы абсолют рекорд куелды. Соңгы температура рекорды 1914 елда теркәлгән булган.

«Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометр баганасы сишәмбе көнне 30,6 градуска кадәр күтәрелгән, ә «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясендә – 30,2 градуска кадәр.

Республика синоптиклары мәгълүматлары буенча, бу көнне Казанда һаваның 1914 елда теркәлгән иң югары температура +30,0 градус тәшкил итә.

13 майда яңа рекорд теркәлгән. Бу көнне 1921 елда температурасы рекорды +30,6 градус булган. Дүшәмбе көнне Татарстан башкаласында һава + 32,1 градуска кадәр күтәрелде.

  • Моңа кадәр һава температурасының абсолют максимумнары шимбә көнне - 11 майда һәм якшәмбе көнне - 12 майда теркәлгән иде. Шул ук вакытта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән республикада һава торышы үзгәрә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100