Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 10 мең нөсхә нәшер ителгән Татарстан Республикасы Атласы тәкъдир ителде
Казанда 10 мең нөсхә нәшер ителгән Татарстан Республикасы Атласы тәкъдир ителде
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Санкт-Петербургта 10 мең нөсхә нәшер ителгән Татарстан Республикасы Атласы - галимнәрнең күп еллык хезмәте нәтиҗәсе. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында яңа басманы тәкъдир итүдә Россиянең Экология, технология һәм атом күзәтүе хезмәтенең ТР буенча Идарә җитәкчесе, баш мөхәррир Борис Петров хәбәр итте. “Бу зур коллектив эше булды”, - дип билгеләп үтте Б.Петров. Аның сүзләренчә, текстлар, карталар, иллюстрацияләр әзерләүдә йөздән артык автор катнашкан, шул исәптән – 18 доктор һәм 32 фәннәр кандидаты, профессиональ мөхәррирләр һәм фотографлар. Моннан тыш, атласны төзүдә ТР Фәннәр академиясе, республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары да диярлек өлеше бар.
Басманы рәсми дип санарга мөмкин, дип исәпли Б.Петров, чөнки аны әзерләү республика Хөкүмәте инициативасы һәм аның тарафыннан финансланган, редакция коллективы рәисе - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Россиянең Экология, технология һәм атом күзәтүе хезмәтенең ТР буенча Идарә җитәкчесе китапның катгый фәнни түгел, ә белгечләр һәм аның белән эшләүчеләр өчен аңлаешлы булуын ассызыклады.
Экология атласы буларак планлаштырылган басма аның өстендә эшләү вакытында темасын киңәйткән. Б.Петров “Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохит”, “Халык һәм социаль үсеш”, “Хуҗалык һәм икътисади үсеш”, “Инвестиция өлкәсе” һәм “Тарих битләреннән” бүлекләре тәкъдим ителгән, дип билгеләп үтте. Ул әлеге басма республика белән таныш булмаган кешегә файдалы казылмалар, икътисади потенциал һәм төбәкнең “визит карточкасы” булган башка мәгълүматлар белән таныша ала, дип саный.
Яңа атлас урта һәм югары уку йортларына, китапханәләргә җибәрелгән. Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларына таратылган. Китап әлегә берәмләп сатуга чыкмаган, әмма яңадан нәшер ителүгә мохтаҗ. Б.Петров аның электрон варианты, шулай инглиз телендәгесе дә әзер булу белән бу проблема хәл ителәчәк, дип вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз