news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 10 гыйнвардан метрода йөрү бәясе артачак

Казанда 10 гыйнвардан метрода йөрү бәясе артачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иртәгә, 10 гыйнварда, Татарстан башкаласы метрополитенында юл йөрү бәясе артачак. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Telegram-каналында хәбәр итә.

«<…> 2024 елның 10 гыйнварыннан метрода акчалата исәп-хисап өчен — 42 сум, акчалата түләми торган исәп-хисап өчен — 38 сум», — дип билгеләп үтә транспорт предприятиесе, Татарстан Министрлар Кабинетының 2023 елның 29 декабрендәге 1735 санлы карарына сылтама белән.

Шулай итеп, иртәгәдән башлап, акчалата түләгәндә метрода йөрү бәясе — 42 сум, банк картасы ярдәмендә түләгәндә — 38 сум, транспорт картасы белән түләгәндә — шулай ук 38 сум, ә транспорт картасы белән метрода 100 тапкыр яки аннан да күбрәк йөргән өчен түләгәндә 28 сум тәшкил итәчәк.

Үз чиратында, билгеләнгән нормадан тыш кулда йөк ташу 38 сумга төшәчәк.

Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән Казанда җир өстендә электр җәмәгать транспортында йөрү бәясе 1 гыйнвардан ук артты. Казан автобусларында йөрү бәясе дә шул вакытта ук артты.

news_right_1
news_right_2
news_bot