news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 10 ел эчендә иң түбән рекордлы һава температурасы теркәлгән

Узган төндә һава температурасы 23,5 градуска кадәр төшкән.

Казанда 10 ел эчендә иң түбән рекордлы һава температурасы теркәлгән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Узган төндә Казанда унъеллык температура рекорды куелган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

25нән 26 февраль төненә Татарстан башкаласында һава температурасы 23,5 градуска кадәр төшкән. Казан федераль университеты метеостанциясе шулай теркәгән.

Казанда 26 февральдән салкынрак көн бары 2007 елда — термометр баганасы 26 градус салкынны күрсәткәндә булган.

“Температура уртача тәүлек температураcыннан 10 градуска түбән”, — дип җиткерә КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.

Салкынаю Атлантикадан җылы һава агымын җибәрмәүче антициклон белән бәйле, дип билгеләп үтә эксперт. Салкыннар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип җиткерә КФУ матбугат үзәге.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot