news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 10 декабрьдә ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы уза

Анда палатаның эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, эш планына өстәмәләр кертү, палатаның символикасын раслау, Иҗтимагый яшьләр палатасы Регламентына һәм палата әгъзасы Этика кодексына төзәтмәләр кертү һ.б. мәсьәләләрне карау көтелә

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 10 декабрьдә Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы уза.

Анда палатаның эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, эш планына өстәмәләр кертү, палатаның символикасын раслау, Иҗтимагый яшьләр палатасы Регламентына һәм палата әгъзасы Этика кодексына төзәтмәләр кертү, “Яшь парламентарийлар мәктәбе” программасы проекты, 2009 елда студентларның хезмәт отрядларын формалаштыру һәм аларның мәшгульлеген тәэмин итү буенча фикер алышу көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot