news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 10 айда җәмәгать транспорты катнашында 178 һәлакәт булган

Тљп џђлакђт - пассажирларныћ салонда егылуы џђм быел 93 шундый очрак булган, былтыр – 54, ђ ќђяњлелђрне бђрдерњ ораклары быел – 23, былтыр – 33

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан җәмәгать транспортында ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен былтыр гамәлгә кертелә башлаган транспорт карталарыннан бүген 160 меңнән артык кеше куллана. Транспортта барган өчен пассажирлар түләгән акча әйләнешен транспорт предприятиеләрендә «үтә күренмәле» итү, ягъни контрольда тоту максатында, быел сентябрьдән «электрон яньчек» принцибында эшли торган «тере» акчасыз исәп-хисап ясала, шәһәр халкының 7 меңнән артыгы аны кулай саный һәм актив куллана, киләчәктә бу ысул тулысынча гамәлгә кертү күздә тотыла. «Электрон яньчек»кә акча салу исә «Казпей» фирмасының транспорт тукталышларындагы 72 терминалы аша башкарыла, акча күчерү системасына ел ахырына кадәр «Элекснет» фирмасының 300ләп терминалын һәм «Ак Барс» банкының 25 банкоматын тоташтыру күздә тотыла.
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында үткәрелгән хакимият аппараты җитәкчеләре «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә җәмәгать транспорты хезмәтенең эшчәнлеге хакында хисап ясаган транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков шундый мәгълүматлар китерде.
Үкенечкә, узган ел ахырыннан башлап автобус тәрәзәләрен атып вату очраклары булды, нәтиҗәдә, 78 автобус зарар күрде, быел ноябрь азагында шундый эшләрдә тотылган затларга карата булган суд аларны 1,5 елга ирекләреннән мәхрүм итте, дип белдерде ул. Комитет башлыгы сүзләренчә, быел 199 автобус ремонтланган, шуларның 82сендә тәрәзә пыяласы алыштырылган, 38енең кузовы тәртипкә китерелгән, 37сенең бамперы алыштырылган, 21 автобус буялган. Транспорт чараларының техник хәлен тиешле тәртиптә тоту өчен автопредприятиеләрдә Казан урамнарында хезмәт күрсәтә торган бөтен төр автобусны ремонтларлык сервис үзәкләре булдырылган. Аларда исә махсус укытылган белгечләр хезмәт күрсәтә, запас частьләр складлары, диагностикалау җиһазлары һ.б. бар. «АТП-2» МУП һәм «ИТЦ» ҖЧҖ предприятиеләрендә автобус бамперлары һәм тәрәзә пыялалары җитештерелә, Казан предприятиеләренә ягулык аппаратураларын ремонтлау өчен кайбер төр частьләргә заказлар бирелгән.
«Маршрутларга чыгар алдыннан җәмәгать транспортын көн саен механиклар тикшерә. Трамвай, троллейбус һәм автобуслар тышкы яктан һәм салон эчләре көн саен, эш сменасы төгәлләнгәч, махсус җиһазландырылган урында стационар автомат һәм кул белән идарә ителә торган җайланмаларда җыештырыла һәм юыла», - дип тәкрарлый А.Абдулхаков.
Хезмәт һәм транспорт дисциплинасын бозган өчен быел 43 кеше эшеннән азат ителгән, транспорт белән идарә итүчеләрнең 115е премиясез калган. Шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 10 айда шәһәр җәмәгать транспорты катнашында юлларда 178 һәлакәт булган, былтыр шушы ук вакытта – 149; төп һәлакәт - пассажирларның салонда егылуы һәм быел 93 шундый очрак булган, былтыр – 54; җәяүлеләрне бәрдерү ораклары быел – 23, былтыр – 33.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100