news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 10 августта бушлай татар теле курслары башлана

Казанлыларны бушлай татар теле курсларына чакыралар. Дәресләр 10 августта башлана һәм алты атна дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укулар ике юнәлештә алып барыла: программа телне бөтенләй белмәүчеләр (башлангыч төркем) һәм үз белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләр (дәвам итүчеләр төркеме) өчен әзерләнгән. Дәресләрдә сөйләм телен үстерү һәм тел кагыйдәләрен өйрәнү каралган. Һәр очрашу 2 сәгать дәвам итәчәк. Укулар тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә Телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Туган телнең гүзәллеген ачарга теләүчеләргә алдан теркәлү зарур – урыннар саны чикләнгән.

Әлеге курсларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Казан мэриясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot