Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 10 - 15 декабрь көннәрендә “Һөнәр” IV бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале көтелә
Фестивальдә Казан, Уфа, Әлмәт, Яр Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрләреннән 16 яшь режиссер катнашачак
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда 10 - 15 декабрь көннәрендә “Һөнәр” IV бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале көтелә. Фестивальдә Казан, Уфа, Әлмәт, Яр Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрләреннән 16 яшь режиссер катнашачак.
Быелгы “Һөнәр” фестивалендә спектакльләр дүрт мәйданда - Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Болак буе театрында, “Театр.Акт” сәхнәсендә күрсәтелә. “Һөнәр” афишасында татар һәм рус телләрендә барлыгы 15 спектакль тәкъдим ителә.
“Һөнәр” фестивале беренче тапкыр 2009 нчы елның декабрендә Казанда Г.Камал театры инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уңышлы гына узган иде. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар үз эшләрен тәкъдим итсәләр, быел исә төрле мәктәпләрдән 16 режиссер үз эшләрен күрсәтәчәк.
Фестивальне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр эшлеклеләре берлеге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз