news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 1 яшьлек бала остеопат бүлмәсендә үлгән

Казанның Әмирхан урамындагы шәхси медицина учреждениеләренең берсендә 1 яшьлек малай үлгән.

«Татар-информ»га билгеле булганча, баланың хәле остеопат бүлмәсендә кабул итү вакытында кинәт начарланган. Клиника хезмәткәрләре кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар малайның гомерен саклап калырга омтыла, ләкин, барлык тырышлыкларына карамастан, ул үлә.

Фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә икәнен белгечләргә ачыкларга туры киләчәк. Шул ук вакытта хокук саклау органнары «үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot