news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 1 сентябрьдән “Мәктәп сөте” программасын тормышка ашыру башланачак

Казанда 1 сентябрьдән “Мәктәп сөте” программасын тормышка ашыру башланачак

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген шәһәр хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”не Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мәктәпләренең 1 сентябрьгә әзерлеге, белем учакларына “Мәктәп сөте” программасын кертү һәм мәктәп директорларының хезмәт хакларын арттыру мәсьәләләреннән башлады.

Илсур Метшин сүзләренчә, башкала мәктәпләрендә төзүчеләр тарафыннан зур күләмле эшләр башкарылган һәм тулаем алганда, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре яңа ук елына әзер. 1 сентябрьдә 50 хоккей тармасы ачылгач (аларның 11е – күп функцияле), уку йортлары үзенчәлекле спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә әвереләчәк.

Сентябрьнең беренче ункөнлегендә Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Казанның белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы көрәшкә әзерлек, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән - янгын куркынычсызлыгы, ЮХИДИ белән – юлларда куркынычсызлык буенча чаралар комплексы уздырылачак.“Яңа уку елында балалар катнашындагы һәлакәтләр санын киметергә кирәк”, - диде Казан мэры.

Яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларын күңелле яңалык көтә - алар түләүсез сөт ризыклары алачак. Шәһәр сөт комбинатларының берсендә махсус әзерләнгән сөттә кальций һәм башка мөһим микроэлеметларның тәүлеклек нормасының яртысы булачак. “Мәктәп сөте” программасы дөньяның 45 илендә эшли. Россия статистикасы күрсәткәнчә, мондый чаралар берничә ел буе тормышка ашырылган җирләрдә балаларның сәламәтлеге сизелерлек яхшыра.

Бүген “эшлекле дүшәмбе”дә яңгыраган тагын бер күңелле яңалык мәктәп директорларына кагылды. Казан мәгариф идарәсе 13 күрсәткеч буенча белем учаклары рейтингын төзегән. Әлеге рейтинг буенча мәктәп директорлары ай саен 2 мең сумнан 5 меңгә кадәр өстәмә акча алачак (алар җитәкләгән уку йортларының күрсәткечләренә бәйле рәвештә).

“Мәктәп директоры – тулаем уку йорты өчен җаваплы һәм безнең бурыч – аның статусын тиешле дәрәҗәгә күтәрү. ТР Президенты Минтимер Шәймиев мәктәп директорларының хезмәт хакын артыру проектын уңай бәяләде. Әлеге тәҗрибә бөтен республикага таралырга мөмкин”, - дип ассызыклады Илсур

news_right_1
news_right_2
news_bot