news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 1 сентябрьдә өч яңа мәктәп ачыла

Яңа мәктәпләр «Салават күпере» һәм «Светлая долина» микрорайоннарында, шулай ук Минск урамында үз ишекләрен ача.

Казанда 1 сентябрьдә өч яңа мәктәп ачыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда 1 сентябрьдә 3 мең 248 урынга исәпләнгән өч яңа мәктәп ачыла. Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов «Казан мәгариф идарәсе – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек» дип исемләнгән мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсе утырышында шул хакта хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, яңа мәктәпләр «Салават күпере» һәм «Светлая долина» микрорайоннарында, шулай ук Минск урамында үз ишекләрен ача.

Һидиятов билгеләп үткәнчә, шәһәрдә тагын ике мәктәп төзелә башлаган. Аларны алдагы уку елы башында «Весна» торак комплексында һәм Р.Гәрәев урамында ачу күздә тотыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot