news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1 октябрьдән Өлкәннәр декадасы башлана

Октябрьнең беренче көнендә Казан пенсионерына муниципаль музей, зоопарк һәм мунча ишекләре түләүсез ачыла.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Казанда 1 октябрьдән Өлкәннәр декадасы башлана, бу ункөнлектә пенсионерлар муниципаль музей, зоопарк һәм мунчага түләүсез бара ала. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Фәттахов сүзләренчә, хәзер Казанда 300 мең 534 пенсионер яши. Алар шәһәр халкының 24 процентын тәшкил итә. Пенсионерларның 37,1 проценты 80 яшьтән өлкәннәр, 67сенә быел 100 һәм аннан да күбрәк яшь була.

“Декада кысаларында өлкәннәр сәламәтлегенә аеруча игътибар биреләчәк. Табиб-белгечләр исәптә торучы ялгыз, урында ятучыларның өйләренә килеп караячак. Дәвалау-профилактика учреждениеләрендә “Ачык ишекләр көне” узачак”,  - дип белдерде Фәттахов.

Шулай ук Казанның барлык районнарында өлкәннәргә матди, социаль һәм психологик ярдәм акцияләре узачак, анда социаль хезмәткәрләр белән волонтерлар да кушылачак. Пенсионерга кышкылыкка фатирларын әзерләүдә һәм яшелчәләр белән тәэмин ителүдә булышачаклар, дип җиткерде җитәкче.

1 октябрьдән Казан пенсионерлары Казанның 1000 еллыгы, Бакый Урманче һәм Константин Васильев музейларында, шулай ук шәһәр зоопаркында түләүсез була ала. Кинотеатрларда хәйрия фильмнары күрсәтеләчәк.

1 һәм 2 октябрь көннәрендә пенсионерлар шәһәрнең 9 мунчасында бушлай юына ала, дип җиткерде Фәттахов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100