news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1 миллион метр Георгиев тасмасы җитештерелгән

Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк

  (Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүгенгә “Казанский текстиль” ЯАҖ  барлыгы 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдергәнчә, Казан предприятиесендә Георгиев тасмасын көздән үк җитештерә башладылар. Әмма завод хезмәткәрләре бүген дә заказлар алуны дәвам итә. Аннары "Георгиев тасмасы"н заявкалардан тыш та әзерләргә кирәк булачак. Шуңа күрә хәзер предприятие хезмәткәрләренең Җиңү бәйрәменә нинди күләмдә тасма җитештерүләрен билгеләү мөмкин түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100