Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 1 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Иртәгә ТР башкаласында карлы яңгыр явуы көтелә
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстан буенча һава шарларының кинәт бозылуы көтелә, төньяк-көнчыгыштан 18 м/с тизлектә, кыска вакытлы буран, бозлавык булуы ихтимал.
Шулай ук җомга республикада яңгыр явачак, төньяк районнарда бозлы яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Болар барысы да аерым участокларда бозлавык хасил итәргә мөмкин. Моннан тыш, 17 октябрьдә кайбер районнарда күз күреме 500 метр тирәсе томан булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итә, көньяк районнарда 6 градуска кадәр җылы. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы, ТР ның көньягында 9 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Иртәгә Казанда 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндез – 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, болытлы һава, карлы яңгыр явуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз