news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 1 атнада 633 бала Россия гражданы булган

ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә 126 пар язылышкан

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 15еннән алып 21 гыйнварга кадәр 1 атна эчендә Казан шәһәренең ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә 633 сабый (332 ир бала һәм 301 кыз бала) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый 540 гр булган һәм авыры - 4780 гр. Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Данил, Кирилл, Дмитрий, Кәрим, Диана, Алисә, Полина, Азалия исемнәре кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Латыйф, Рәид, Авелия, Рэйчел, Наира, Илдана. Иң яшь анага – 16, иң олы яшьтәгесенә – 43 яшь.

Шушы атнада Казанның ГХАТ бүлекләрендә 126 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь, иң олыларына 70 һәм 67 яшь иде, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot