news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1-10 декабрьда үткәрелә торган инвалидлар ункөнлегенә төрле чаралар әзерләнгән

Татарстан башкаласында бүген 90 меңнән артык инвалид гомер итә, шуларның 3,5 меңе – балалар

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан 1-10 декабрьда үткәрелә торган инвалидлар ункөнлегенә мәдәни һәм спорт чаралары, шулай ук районнарда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган мәсьәләләр буенча “түгәрәк өстәл” утырышлары уздырылачак.


Бүген Казан каласы Башкарма комитетында мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре буенча социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова шул хакта аңлатма биреп, болай диде.

Декада инвалидларның “Кулга-кул тотыныйк, дуслар!” дип аталган иҗади фестиваленнан башланачак. Ул Совет районының Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында 1 декабрьда инвалидларны җыя. “Совет районы үз инициативасы белән әлеге фестивальны инде 3 нче тапкыр үткәрә, бу юлы район кысаларына гына сыймыйча, ул шәһәр күләмендә оештырыла һәм анда тернәкләндерү үзәкләре, интернат-йортлар кебек социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр бик теләп катнаша. Киләсе елга исә фестивальны республика дәрәҗәсенә чыгару нияте бар”, - диде И.Просвирякова.

Шулай ук 1е көнне башкаланың мәдәният идарәсе иҗат коллективлары Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексында “Күңел көйләре” дигән хәйрия концерты үткәрә. 2 декабрьда “Сәйдәш” Мәдәният йортында, шулай ук, бәйрәм концерты була.

Халыкара инвалидлар көненә багышланган шәһәркүләм тантаналы чара 3 декабрьга билгеләнгән һәм ул В.И.Качалов исемендәге театрда уздырылачак. 4ендә исә К.Васильев музеенда “Изгиб гитары звонкой” дигән исемдә шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты автор-башкаручылар концерты уздыра.

6 декабрь көнне Химиклар мәдәният йортында шәһәркүләм вакансияләр ярминкәсе узачак, шунда ук яшь инвалидлар өчен бушлай кино күрсәтелә. Психик авырулар буенча инвалид балалар өчен эшли торган тернәкләндерү үзәгендә 9ы көнне “Дуслар арасында” дигән концерт программасы һәм балалар эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителә. 10сы шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты “Ак бүре” спорт комплексында мәдәни-спорт бәйрәменә яшьләрне җыя һ.б.

Ункөнлек барышында инвалид балаларны Яшь тамашачы һәм Курчак театрларына алып бару күздә тотыла. Табиблардан торган бригадалар инвалидларның өйләрендә медицина тикшерүләре, функциональ һәм лаборатор тикшеренүләр белән чыгарга, укытучылар мәктәпләрдә “Мөмкинлекләре чиклеләргә толерант мөнәсәбәт” темасына класс сәгатьләре уздырырга ниятли.

Хәзерге вакытта Казан каласында 90 меңнән артык инвалид гомер итә, шуларның 3,5 меңе – балалар, дип белдерде И.Просвирякова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100