news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы җәйге ял өчен Азияне сайлый башлаган

Казан халкының Азия юнәлешләренә ихтыяҗы быел сизелерлек арткан. Туризм өлкәсендә эксперт Екатерина Ростовцева «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Хәзер Азияне актив рәвештә сайлыйлар, чөнки Якын Көнчыгышта вазгыять катлаулы булу сәбәпле, туристлар агымының бер өлеше нәкъ менә шунда күчте. Җәйге ялларда Бали, Вьетнам (Нячанг) һәм Кытайга (Хайнань) сәяхәт итәргә теләүчеләр күп», – дип белдерде эксперт.

Аның сүзләренчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ял итүнең башка форматын (ул активрак һәм хис-кичерешләргә дә баерак) тәкъдим итә. Мондый сәфәрләрдә туристлар экскурсияләргә йөри һәм җирле мәдәният белән таныша.

Азия юнәлешләренә уртача чек 200-250 мең сум чамасы тәшкил итә, ә сәфәрнең стандарт дәвамлылыгы – якынча 10 көн, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot