news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны триатлон ярышлары үткәрелү сәбәпле хәрәкәтнең чикләнүе турында кисәттеләр

Казан халкын триатлон буенча ярышлар үткәрелү сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнүе турында кисәттеләр.

Казанда 25-26 июльдә триатлон буенча ярышлар узачак. Спорт чараларына әзерлек һәм уздыру вакытында шәһәрнең кайбер урамнарында машина кую һәм автомобильләр хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Схемадан күренгәнчә, чикләүләр Карл Маркс, Сибгат Хәким, Зур Кызыл һәм башка урамнарга кагылачак.

Машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга, шулай ук стюардлар, волонтерлар һәм юл билгеләре таләпләрен үтәргә киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot