Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Казанцев Казан мэриясе матбугат хезмәте башлыгы вазифасыннан китте
Казан мэриясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев үз вазифасыннан китте. Шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Бергә эшләгән кешеләр белән аерылышу бик ямансу, ләкин вакыт алдыбызга яңа бурычлар куя. Менә бүген без мәгълүмати-аналитик идарә башлыгы Владимир Анатольевич Казанцевка рәхмәт әйтәбез. Ул 10 ел буе әлеге юнәлешне җитәкләде һәм шәһәр мэриясе Башкарма комитетының эшчәнлеген мәгълүмати яктан яктырту өчен җавап бирде», – диде Метшин.
Ул Казанцевның ун ел дәвамында матбугат хезмәтенең бөтен эшен үзгәртүен һәм федераль, республика структуралары белән вакытында диалог булдыруын искәртте.
Мэр Казанцевның эше иң югары бәягә лаек булуын әйтте һәм аңа Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен тапшырды, шулай ук яңа эш урынында уңышлар теләде.
«Зур рәхмәт. Башкарма комитетта эшләү – искиткеч мәктәп һәм үзеңне күрсәтү, һөнәри яктан үсү өчен менә дигән урын. Бу - бик катлаулы, ләкин бик кызыклы эш булды», – дип белдерде Казанцев һәм Метшинга рәхмәт әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз