Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саранскида яшәүче үсмердән 1,6 миллион сум акча урлаган Казан кешесен тоткарлаганнар
Мордовия Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, октябрь ахырында яшүсмергә билгесез кеше шалтыратып, домофонны планлы рәвештә алыштыру турында хәбәр иткән, шуннан соң үсмерне СМС-хәбәрдәге кодны әйтергә күндергән. Озакламый аңа Росфинмониторингның ялган хезмәткәре шалтыратып, әти-әнисенең дәүләткә хыянәт итүдә катнашы булырга мөмкинлеген әйткән, ә аннары өйдә тамгалы купюраларны табарга тәкъдим иткән. Аферистка ышанып, үсмер аңа әтисе машина алырга дип җыйган 1 миллион 630 мең сум акчаны күрсәткән. Шуннан соң җинаятьче акчаны курьер аша тапшыруны сораган.
Акчаны җыйгач, үсмер подъезд төбенә чыккан, анда курьер белән очрашкан һәм аңа акчаны биргән. Икенче көнне үсмер әлеге хәл турында туганнарына сөйләгән, шуннан соң гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән.
Полиция хезмәткәрләре акчаны Казаннан килгән 20 яшьлек студентның алып китүен ачыклаган – аны өендә тоткарлап, Мордовиягә җибәргәннәр. Тоткарланучы сөйләгәнчә, ул интернетта эш тапкан һәм закон бозуын аңласа да, аннан баш тартмаган. Куратордан адреслар алгач, ул тагын бер кешедән акча алу өчен башта Марий Элга юл тоткан, әмма сәфәре уңышсыз тәмамланмаган. Аннары егет Саранскига барган. Акчаны алгач, студент аны иптәшләренә тапшырган һәм өенә кайтып киткән.
Җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция җинаятьтә катнашкан башка кешеләрне ачыклый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз