news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дары заводындагы янгында зыян күргән ир-ат реанимациядән гомуми бүлеккә күчерелде

Казан дары заводында янгын вакытында зыян күргән һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатылган ир-атны реанимациядән гомуми бүлеккә күчерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Клиникага алып килгәндә аның хәле уртача авырлыкта була. Хәзерге вакытта ир-атка кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, кичә Казан дары заводында янгын чыкты. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул техноген характерга ия, ә көчле тавыш басымны киметү системасы эшли башлау нәтиҗәсендә чыккан. Бер кешенең үлеме расланган. Ир-аттан тыш, хатын-кыз зыян күргән – аны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклыланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot