news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесен дүрт килограмм наркотик сатуда гаеплиләр

Казанда яшәүче ир-атны дүрт килограммнан артык синтетик наркотиклар саклауда һәм сатарга тырышуда гаеплиләр.

ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның сентябреннән октябренә кадәр 36 яшьлек ир-ат иптәше белән бергә Коркачык урамындагы йортта синтетик наркотиклар ясаган. Шуннан соң, әлегә шәхесләре ачыкланмаган башка кешеләр белән бергә, бу матдәләрне сатарга тырышканнар.

Барлыгы дүрт килограмм матдә табылган һәм конфискацияләнгән. Наркотикларның бер өлешен махсус урында яшергәннәр, ә бер өлешен өйдә саклаганнар.

Җинаять эше кузгатылган, аны ТР Югары суды караячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot