Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче ир-атны террорчылыкны аклаган өчен хөкем итәчәкләр
Казанда яшәүче ир-атны интернетта террорчылыкны аклаган һәм кешелек дәрәҗәсен түбәнсеткән өчен хөкем итәчәкләр.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 37 яшьлек Казан кешесе 2023 елда мессенджерда террорчылык эшчәнлеген аклаган комментарийлар урнаштырган. Моннан тыш, 2025 елда интернетта кешелек дәрәҗәсен кимсеткән өчен аны штрафка тартканнар, әмма ир-ат шундый ук эчтәлекле комментарийлар язуын дәвам иткән.
Нәтиҗәдә, берьюлы ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Аны судка тапшырганнар инде.
«Террорчылык һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләр авыр һәм аеруча авыр категорияләргә керә. Әлеге төр җинаятьләр өчен иректән мәхрүм итү каралган», - дип искәрттеләр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз