news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанбаш мәктәбен продуктлар белән тәэмин итүче оешма директоры тоткарланды

“Айракс” сәүдә йортының 59 яшьлек җитәкчесе балалар агулануда гаебен һәм җинаятьтә катнашы булуын танымый.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда күпләп балалар агуланган Казанбаш мәктәбен продуктлар белән тәэмин итүче оешманың директоры тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Элек “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 февральдә Татарстанның Арча районында Казанбаш мәктәбендә гадәттән тыш хәл булды. 39 укучы һәм ике өлкән кеше агулану билгеләре белән республика инфекцион хастаханәсенә китерелгән. 13 февральдә Казанбаш директоры, 40 яшьлек Айдар Сафиуллин тоткарланды. Алданрак ул гаебен тануын һәм укучыларның туклануын оештырудагы барлык хилафлыклар турында язган иде.

Массакүләм агулану факты буенча “Санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу” һәм “Куркынычсызлык таләпләренә җаавап бирми торган хезмәт күрсәтү” маддәләре буенча җинаять эше кузгатыды.

“Айракс” сәүдә йортының 59 яшьлек җитәкчесе гаебен һәм җинаятьтә катнашы булуын танымый.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

"Татар-информ" Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар, дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100