news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан журналисты Юлия Фәйзрахманованы халыкара эзләүгә игълан иттеләр

Казан журналисты Юлия Фәйзрахманованы халыкара эзләүгә игълан иттеләр. «Татар-информ»га бу хакта мәгълүматны хокук саклау органнарындагы чыганак раслады.

Башта журналист үзен эзләүләре турында Facebook (аның хуҗасы – Meta компаниясе Россиядә экстремистик оешма дип танылган, аның эшчәнлеге илдә тыелган) битендә хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Фәйзрахманова Европа илләренең берсендә.

Узган елның октябрендә журналистка каршы террорчылыкка өндәгән өчен җинаять эше кузгатылды, әти-әнисенең йортында тентү узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot