Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан журналистлары делегациясе Мәскәүдәге «Россия» күргәзмәсенә Татарстан көненә китте

Казан журналистлары делегациясе Мәскәүгә китте. Алар «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көнен яктыртачак. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) республиканың зур презентациясе 2 декабрьдә була.
«Татар-информ» хәбәрчесе сүзләренчә, делегациягә республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан 17 журналист кергән.
Республика программасы биш мәйданчыкта тәкъдим ителәчәк, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы ачылыш А залының 75нче павильонда була.
Экспозиция Татарстанның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышларын тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз