news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан зоопаркының «Замбези елгасы» өлешенә билетлар бәясе билгеле

Казан зоопаркының барлык өч өлешен реконструкцияләгәннән соң аның бөтен территориясен бердәм билет буенча карап чыгарга мөмкин булачак.

Казан зоопаркының «Замбези елгасы» өлешенә билетлар бәясе билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан зоопаркының яңа өлешенә билетлар бәясе гамәлдәге, иске өлешкә билетлар бәясенә караганда, бераз артыграк булачак. Бу хакта бүген журналистларга Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

«Зоопаркның яңа өлешенә билетлар өлкәннәр өчен 250 сум һәм балалар өчен 150 сум булачак. Гражданнарның ташламалы категорияләре өчен билетлар 100 сум торачак.

Иске территориядә билетлар өлкәннәр өчен 200 сум, балалар өчен 100 сум һәм ташламалы категория өчен 60 сум тора. Күп балалы гаилә балалары, беренче төркем инвалидлары бушлай керәчәк», - диде ул.

«Киләчәктә бердәм билет булачак. Өч өлеш тә ачылгач, билет кыйммәтләнәчәк, икътисад шулай таләп итә. Без арзанрак эшли алмыйбыз. Әйтик, Түбән Новгородта билет 500 сум тора һәм анда йөреш күп, ә Ижауда — 250 сум һәм анда йөрүчеләр саны — 625 мең», — диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100