news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан зоопаркының яңа өлеше август ахырында ачылачак

Иганә акчаларына “Замбези елгасы” өчен 167 Африка җәнлеге, шул исәптән арыслан, гамадрил һәм страуслар сатып алганнар.

Казан зоопаркының яңа өлеше август ахырында ачылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казан зооботаника бакчасының “Замбези елгасы” дип аталган яңа өлеше август азагында ачылачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Замбези елгасы”н ачу август азагына планлаштырыла. Ә 2021 елга кадәр барлык җәнлекләрне кайтару һәм зоопарк территориясендәге бөтен читлекләрне дә тутырып бетерү планлаштырыла”, - диелә хәбәрдә.

“Иганә акчаларына "Замбези елгасы” өчен 167 Африка хайваны, шул исәптән арысланнар, гамадриллар, страуслар сатып алганнар. Әлегә алар иске зоопарк территориясендә яши. Ә яңа читлекләргә объектларны тулысынча тапшыргач күчәчәкләр.

Быелның көзендә “Замбези елгасы” зебралар, гепардлар, лемурлар, фламинго һәм башка җәнлекләр белән тулыланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot