news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан зоопаркыннан тавислар качкан

Зооботаника бакчасында әлеге мәгълүматны кире кактылар.

Казан зоопаркыннан тавислар качкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Бүген иртән Казан зоопаркыннан тавислар качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Иртәнге биштә зоопарк хезмәткәрләре качкан кошларны аулауда ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Әмма зоопаркның матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны кире кактылар.

«Кошлар зоопарк территориясе буйлап иркенләп йөри, кайчагында аннан читкә чыгып, тукталышка кадәр барып җитәләр. Безнең хезмәткәрләр аларны кабат зоопарк территориясенә куып кертә. Без махсус хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек, бәлки зооботаника бакчасына килгән берәр кеше шалтыратып әйткәндер», - диде зоопаркның матбугат сәркатибе Илсөя Вәлиева.

Хәзерге вакытта зоопаркта 11гә якын тавис яши, диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot