news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан зоопаркындагы ак барс онкология һәм инсульттан үлгән

Җәнлекнең үлеме турындагы хәбәр бүген социаль челтәрләрдә барлыкка килде, әмма, зоопарк җитәкчелеге сүзенчә, Тео августта ук вафат булган.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Мотыгуллина). Казанның зооботаника бакчасында Теофания исемле соңгы кар барсы вафат булган. Бу хәл бүген социаль челтәрләрдә барлыкка килгән хәбәрләр аша билгеле булды. Әмма, зоопарк җитәкчелеге сүзләренә караганда, Тео августта ук вафат булган.

Искәртеп узыйк, 2017 елның 23 февралендә Казан зоопаркында кешеләр каршында Тамерлан исемле кар барсы вафат булды. 12 яшьлек ирбиснең озак вакытлы авырудан соң гомере өзелгән. Кар барсын Казанның зооботаника бакчасына 2005 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән. Зоопарк җитәкчелеге сүзләренчә, Кызыл китапка кертелгән әлеге җәнлек бәвел-җенес системасы рагыннан үлгән.

Тамерланның үлеменнән соң Казан зооботаника бакчасы Теофаниягә пар эзләү турында әйткән иде. Әмма августта Тео да вафат булган. Үлемнең сәбәбе – онкологик авыру һәм инсульт, дип белдерә зоопарк җитәкчелеге.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100