Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан зоопаркында даман баласы туган
Казан зоопаркында Брюс даманы (Heterohyrax bruceii) туган. Бу хакта зооботаника бакчасының матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр итә.
«Бу көн күңелле хәбәрдән башлана. Бездә нәни даман дөньяга туды!» - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Шулай ук зоопарк телеграм-каналында видео урнаштырганнар.
Даманнар – филләр һәм сиреналарның ерак туганы. Кыргый табигатьтә Брюс даманы (яки тау даманы) Көньяк һәм Көнчыгыш Африка илләре территориясендә яши. Аңа Heterohyrax bruceii төр атамасы Шотландия сәяхәтчесе Джеймс Брюс хөрмәтенә бирелгән.
Зур Брюс даманының гәүдәсенең озынлыгы – 32,5-56 сантиметр, авырлыгы – 1,3-4,5 килограмм. Ата һәм ана даманнар гәүдәсенең зурлыгы белән бер-берсеннән әллә ни аерылмый диярлек, ләкин аңа хайваннар гадәттә бераз зуррак була. Кыяфәте белән Брюс даманы бераз байбакка яки диңгез дуңгызына охшаган.
Видео: t.me/kazanzoo1806.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз