news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан зоопаркында барс үлгән

12 яшьлек Тамерланны зоопаркка Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән иде.

(Казань, 2 март, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Казан зооботаника бакчасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән барс үлгән. Әлеге хәбәрне зоопаркның матбугат хезмәте дә раслады.

12 яшьлек Тамерланда онкологик авыру булган. Ул 23 февральдә зоопаркка килүчеләр күз каршында җан биргән.

"Бу безнең өчен зур югалту, – ди барсның үлемен Казан зооботаника бакчасы җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Энҗе Галиәхмәтова. – Ул бездә озак вакыт яшәде, барыбыз да кайгыра, шуңа да икенче барс алу мәсьәләсе әлегә каралмый".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100