Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан зоопаркына үсеш концепциясе булган яңа җитәкче эзлиләр
Ратушада Казан зоопаркына конкурс аша яңа җитәкче эзлиләр.
«Ратушада зооботсад директоры вазифасына дәгъва итүчеләр арасында конкурсның беренче этабы узды. 230 гаризадан үз концепцияләрен тәкъдим итү этабына җиде катнашучы чыкты, финалга дүртесе үтә алды», дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат үзәге.
Казан мэры Илсум Метшин әйтүенчә, конкурс Казан зоопаркы реконструкциясенең икенче этабы белән бәйле.
«Зооботсадның реконструкциясе – шәһәрнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга. Зооботсадның яңа өлеше - «Река Замбези» зоопаркы – яңа нәтиҗәләр бирә. Әмма икенче этап алдыннан техник биремне дөрес формалаштырырга кирәк. Конкурс шуның белән бәйле», дип аңлаткан мэр.
Яңа җитәкче алдына масштаблы бурычлар куелачак.
Финалга чыгучы дүрт кеше – Парклар һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры Асия Гыйззәтуллина, Совет районы башлыгы урынбасары Эдуард Солтанов, Мәскәү оешмаларының берсенең региональ вәкиле Линар Тимергалиев һәм КФУ аспиранты Илнур Хазипов үз программаларын тәкъдим иткән.
Казан мэриясе тиздән җиңүчене игълан итәргә вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз