news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан зоопаркына Германиядән алты шимпанзе алып киләчәкләр

Зоопаркның "Замбези елгасы" дип аталган яңа территориясендә шимпанзелар яшәячәк вольерны Европа белгечләре килеп тикшерде.

Казан зоопаркына Германиядән алты шимпанзе алып киләчәкләр
Татар-информ архивы, kazzoobotsad.ru

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Казанның яңартылган зоопаркына Германиядән алты шимпанзе китерәчәкләр. Бүген Европа зоопарклар һәм аквариумнар ассоциациясенең (EAZA) шимпанзеларны саклау программасы вәкиле Том де Джон «Замбези елгасы» зоопаркына килде, дип хәбәр итә зоопарк вәкилләре.

Том де Джон бәйсез эксперт ролендә Казанда шимпанзелар яшәячәк вольерны карады һәм аларны яхшырту өчен тәкъдимнәрен әйтте. Аның сүзләренчә, вольерларга үзгәрешләр кертелгәннән соң, Казанга немец зоопаркыннан алты шимпанзе китерәчәкләр.

Зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов бөтен кирәкле эшләрне ай ярым эчендә башкарырга мөмкин, дип ышандырды.

  • Казан зоопаркын яңарту һәм киңәйтү проектының беренче чираты 2015 елдан алып барыла. «Замбези елгасы» дип аталган яңа территория Кабан күле ярында 6,7 гектар мәйданда урнашкан. Африка экспозициясенә барлыгы 34 төр хайванны күреп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100