news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан зоопаркы Сабан туенда балаларны атларда йөртәчәкләр

Зоопаркта балалар Сабан туе ел саен үткәрелә.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Казанның зооботаника бакчасы һәр елдагыча “Балалар Сабан туе”на чакыра. 18 августта биредә балаларга һәм аларның әти-әниләренә милли уеннар, ярышлар оештырылачак, атларда йөртәчәкләр, дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте.

Концерт программасында татар җырчылары Филүс Каһиров, Айрат Ильясов, Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров катнашыр һәм “MATRIX” бию төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot