news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан зоопаркы 21 майда ачылачак

Зоопаркның иске һәм яңа территориясе 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Казан зоопаркы 21 майда ачылачак

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 майда, «Африка. Замбези елгасы» һәм «Казан зооботаника бакчасы» иске территория янә ачылачак. Бу хакта Инстаграмда зоопаркның рәсми аккаунтында хәбәр иттеләр.

«Иртәгәдән 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Бу расписание ике территориядә дә гамәлдә», диелә хәбәрдә.

«Африка. Замбези елгасы» зоопаркы территориясенә керү өчен өлкәннәр 300 сумга (иске территориягә — 200 сум) билет сатып ала, ә өч яшьтән 14 яшькә кадәр балалар өчен 150 сум (иске территория — 100 сум) түләргә кирәк булачак. Шулай ук ташламалы категорияләр дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot