news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан зооботаника бакчасындагы үсемлекләрнең атамалары татарчага тәрҗемә ителәчәк

Тәрҗемә эшләрен "Гыйлем" проекты волонтерлары башкарачак.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Казан шәһәренең зооботаника бакчасында үсә торган 1000 нән артык үсемлекнең татарча атамаларын белеп булачак. Тәрҗемә эшләрен "Гыйлем" проекты вәкилләре башкарачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә проект җитәкчесе Айдар Шәйхин белдерде.

Айдар Шәйхин әйтүенчә, Казан мэриясенә зоопаркның ботаника бакчасындагы үсемлекләрнең атамалары татар телендә дә күрсәтелүен таләп иткән хат килгән. Шушы хатка җавап рәвешендә зооботаника бакчасы бу идея белән “Гыйлем” проекты җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән.

“Зоопарк белән рәсми килешүләр юк. Бу - безнең телдән барган сөйләшүләр нәтиҗәсе, – дип ассызыклады Айдар Шәйхин. - “Гыйлем” проекты бу очракта зооботаника бакчасына үсемлек атамаларын база рәвешендә волонтерлар буларак тәрҗемә итеп куярга ярдәм итәчәк. Безнең теләгебез һәм бу очракта бурычыбыз – шушы атамалар базасын төзү, үсемлекләр турында мәгълүматны тәрҗемә итеп тапшыру. Соңрак зооботаника бакчасындагы үсемлекләрнең рәсми элмә такталарында, этикеткаларында бу язулар булачакмы, юкмы – билгесез. Бу инде башка мәсьәлә, чөнки аның өчен бакчага билгеле бер күләмдә финанс чыгымнарны каплау кирәк булачак".

“Гыйлем” әлеге эшчәнлекнең беренче үзенчәлеге белән дә очрашкан: чит якларда гына булган, татар җирендә гомумән үсми торган үсемлекләрнең атамалары татар теленә дә, рус теленә дә тәрҗемә ителми икән.

Айдар Шәйхин “Гыйлем”не зооботаника бакчасына ярдәм итә торган күпсанлы оешмаларның берсе дип саный. “Гыйлем” зооботаника бакчасы белән партнерлар буларак та эшли алачак. Аерым алганда, оешмалар сайт өчен материаллар әзерләгәндә, чаралар үткәргәндә партнерлык турында да сөйләшкән.
Айдар Шәйхин фикеренчә, зооботаника бакчасы белән хезмәттәшлек “Гыйлем”нең максатын үтәргә булыша, чөнки татар телен фәнни яктан үстерергә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100