Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан зооботаника бакчасына тоннель төзү 58,8 млн сумга төшәчәк
Төзүчеләр иске һәм яңа паркларны 2017 ел ахырына кадәр тоташтырырга тиеш.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Хәзерге Казан зооботаника бакчасын төзелеп килә торганы белән тоташтырачак тоннельне булдыру Татарстан бюджетына 58,8 миллион сумга төшәчәк. Әлеге объект агымдагы елның 30 декабренә тапшырылырга тиеш, диелә кокурсның техник биремендә. Бу хактагы документлар дәүләт сатып алулары сайтында басылды.
Гаризалар тапшыру 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Аукцион үзе 15 май көнне электрон формада уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, тоннель, зоопаркның иске һәм яңа өлешләрен тоташтырып, тимер юл астыннан үтәчәк. Казан зоопаркын реконструкцияләү турында 2014 ел ахырында игълан ителде. Узган елның мартында зооботаника бакчасы өчен 23,7 гектарлык проект расланды. Яңа мәйданнарда Африка стилендә сафари-парк булдырылачак. Анда әлеге континент хайваннары яшәр дип көтелә, ә зоопарк “Замбези елгасы"исемен алачак.
Узган елның август аенда яңартылган зоопаркка Казан Мэры Илсур Метшин гаиләсе белән 7 зебра бүләк итәргә теләве хакында билгеле булды. Шулай ук парк өчен хайваннарны республиканың башка сәясәтчеләре дә сатып алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз