Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Зооботаника бакчасына Көньяк Сахалиннан коңгырт аю китерелә
Юл чыгымнарына дип Сахалин ярымутравында яшәүчеләр һәм Казанның укучы яшьләре, Зооботаника бакчасына килүчеләр акча җыйган
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Сирәк төрләр исемлегенә кертелгән хайваннарның биотөрлелеген саклау һәм аларны үрчетү Казан Зооботаника бакчасының мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Мәсәлән, коңгырт аю ТР Кызыл китабына кертелгән, дөрес, Россия өчен ул югалу куркынычы янаган төр булып саналмый, диелә Зооботаника бакчасыннан алынган хәбәрдә.
Казандагы Фомка исемле 7 яшьлек коңгырт аю берничә айлык чагында Чабаксар янындагы урманнан табып алынган булган. Ә яңа гына Казан Зооботаника бакчасына Көньяк Сахалиннан китертелә торган Машенька, яки Манюня Сахалин тайгасыннан табылган, ә әнкәсе үтерелгән булган. Хәзер аңа 1 яшьтән артык инде, ә Сахалин Зооботаника бакчасы аның алга таба үсешен тәэмин итәрлек түгел дип санала. Казанлылар исә, коллегаларының тәкъдимен кабул итеп, аны, Фомка белән парлаштыруны да күздә тотып, үзләренә китертергә риза булганнар. Ләкин ерак юлны аю поездда атна буена узарлык хәлдә түгел, шуңа күрә аны самолет белән китертү кулай санала. Мәскәүгә кадәрге юл чыгымнарына исә сахалинлылар акча җыйган, ә аннан Казанга кадәр - Казанның укучы яшьләре һәм Зооботаника бакчасына килүчеләр: Казан укучылары арасында Н.И.Лобачевский исемендәге академик лицей (үзләре кушылган 1160 сумны алар казанлылардан җыеп 2 меңгә тутырган), 16 нчы татар-инглиз гимназиясе (үзләре пешергән печенье, пирожный кебек татлы ризыклар сатып 3 мең сум тапшырган), Казан банк мәктәбе (студентларга укытучылар да кушылып, 13600 сум җыйган), 83 нче лицей (400 сум), Зооботаника бакчасына килүчеләр (5120 сум).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз