news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Зооботаника бакчасы Глеб кушаматлы гуанако кайтуын бәйрәм итәргә чакыра

Зооботаника бакчасы хакимияте үрчем биргән гуанако гаиләсен үз канаты астына алырдай спонсор табарга өметләнә

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Зооботаника бакчасы 6 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә Глеб кушаматлы гуанако (ул дөягә охшаган хайван, ләкин бөкресе юк) кайтуын бәйрәм итәчәк. Табигатьнең тереклек ияләре бергә тупланган әлеге бакчага килүчеләр өчен уенлы-күңел ачулы һәм викториналы программа әзерләнгән, шулай ук хайваннарны ашату да күздә тотыла. Казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары анда катнашырга чакырыла.

 

Саба районы Верхнетар авылындагы акыл ягыннан зәгыйфь балалар йорты-интернаты карамагындагы кечкенә зоопаркта гомер итүче ана гуанако янына җәй башында ук җәйләргә киткән Глебның үзе югында Казанда 3 анадан балалары дөньяга килде, дип хәбәр итә Зооботаника бакчасы экскурсия-гавам бүлеге. 11 октябрь көнне “исем туе”нда Ромашкадан туганына Гомәр, Мараныкына Гамма һәм Глориядән туган баласына Георг кушаматы бирелгән. Үрчем биргән гуанако гаиләсен үз канаты астына алырдай предприятие, оешма һәм аерым затлар хәзергә юк, шуңа күрә, бакча хакимияте спонсор табу өметен өзми.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100