news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Зооботаника бакчасы физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме уздыра

Ул экологик тернәкләндерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Чуйков урамында урнашкан дәвалау үзәгендәге психоневрологик авыру буенча инвалид булган кечкенә пациентлар өчен бүген башланып киткән Яңа ел Чыршы бәйрәмендә Зооботаника бакчасының “Җәнлекләр - әкият геройлары” күчмә төркеме дә катнаша. Кыш бабай белән Кар кызы исә балаларның күңелен ачып, Яңа ел күчтәнәчләре таратачак (бүләкләрне 2 шәхси оешма әзерләгән).

 

Бәйрәм программасында, шулай ук, кыш ел фасылына багышланган кул эшләнмәләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, ташбаканың туган көнен уздыру да каралган. Балаларның “Зоологик почмагында” 2 ташбака, балыклар яши, сабыйлар исә, табиплар һәм ата-аналары белән, тернәкләнү һәм үсеш бәрабәренә бик тырыша. Әмма телевизион тапшырулар аша, рәсемнәр буенча гына тереклек ияләрен өйрәнү алар өчен бик аз. Шуңа күрә, бүгенге Чыршы бәйрәме алар өчен үтә үзенчәлекле булачак, дип саныйлар Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре.

 

Казан Зооботаника бакчасыннан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, инвалид, ятим булган балалар төркемнәре һәм аларны озата килгән олылар өчен бу атна дәвамында (21-27 декабрьдә) экскурсияләр һәм әлеге бакча дөньясын тамаша кылу бушлай башкарыла.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100