Казан зооботаника бакчасы 1нче сыйныф укучыларын “Исәнме, мәктәп!” дип аталган маҗаралы квестка чакыра
Балаларны кызыклы биремнәр, шулай ук мастер-класслар көтә
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Казан зооботаника бакчасы 1нче сыйныф укучыларын 6 сентябрь көнне уздырылачак “Исәнме, мәктәп!” дип аталган маҗаралы квестка чакыра. Чара кысаларында балаларга кызыклы биремнәрдән торган станцияләрне үтәргә туры киләчәк. Шулай ук аларны “Мавыктыргыч фән һәм техника йорты” профессоры чыгышы, мастер-класслар көтә. Беренче “бишле”ләрен алырга өлгергән беренчеләргә Мактау кәзазе тапшыру күздә тотыла, диелә Казан зооботаника бакчасы сайтында.