Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан зооботаника бакчасында зебра баласы туган
Казан зооботаника бакчасында Бабочка кушаматлы ана зебраның баласы туган. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттелөр.
Яңа туган нәни зебра үзен яхшы хис итә. Ул дөньяга килгәннән соң берничә минуттан мөстәкыйль рәвештә аякларына баса алган.
Хәзерге вакытта зебра әнисе белән бергә эчке вольерда. Зооботаника бакчасы вәкилләре белдерүенчә, аларны якын арада саваннага чыгарачаклар.
Фото: vk.com/kazzoobotsad
Шулай ук учреждение хезмәткәрләре зоопаркның яңа әгъзасына исем сайлау өчен традицион онлайн-тавыш бирү уздырырга планлаштыра.
2022 елның сентябрендә Бабочканың беренче баласы – Солнышко кушаматлы кызы туган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз