news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан зооботаника бакчасы өчен жирафлар төялгән йөк самолеты бүген Казанга оча

16 сентябрьдә Татарстан башкаласына Казан зооботаника бакчасы өчен жирафлар төялгән йөк самолеты юлга чыга. Бу хакта Казанның Туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвили социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Менә алар. Менә болар безнең жирафлар. Алар белән йөк самолетында өйгә очабыз», – дигән ТР башкаласының Туризм комитеты башлыгы.

14 сентябрьдә Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең зооботаника бакчасына жирафлар кайтару буенча эшенең финиш ноктасына җитүен хәбәр иткән иде.

Видео: t.me/tourismkzn.

news_right_1
news_right_2
news_bot