news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» журналының февраль саны шәһәр музыкасы темасына багышланган

Журналда бүгенге Казан тавышын барлыкка китерүче коллективлар, музыка кораллары, җырчылар турында мәкаләләр урын алган.

«Казан» журналының февраль саны шәһәр музыкасы темасына багышланган
Рамил Гали

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Казан» журналының быелгы икенче саны шәһәр музыкасы темасына багышланган. Анда бүгенге Казан тавышын барлыкка китерүче коллективлар, музыка кораллары, җырчылар урын алган.

«Без энциклопедия ясарга яки музыка тарихын язарга омтылмадык. Без бүгенге шәһәр музыкасын җыярга тырыштык», — дип сөйләде журналның баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова Милли музейда узган журналны тәкъдим итү кичәсендә. Журналның тышлыгында язмаларның төп геройларын: Рөстәм Абязов, Дмитрий Бикчәнтәев, Евгений Соколов, Эльмир Низамов, Зәринә Вилданова, Әскәр Юнысовны күрергә була.

Кичә башында Рөстәм Абязов җитәкчелек иткән «La Primavera» оркестры «Кызыл армия» маршын башкарды. Журнал үткәргән сораштыруда «Казан ничек яңгырый?», — дигән сорауга респондентларның күбесе әлеге әсәрне атаган.

«Юрий Балашов журнал үсешенә дөрес юнәлеш бирә алды. Безнең интеллигент, мәгълүмати, матур басма бар. Февраль санында барлыкка килгән яңалыклар миңа ошады», — дип сөйләде оркестр җитәкчесе.

Журналның беренче мәкаләсе скрипка остасы Лев Певзнер тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган. Икенче өлеше автор җырына багышланган. «Журнал битләрендә чагылган тема бик тә үзенчәлекле», — диде җыр авторы Дмитрий Бикчәнтәев һәм Йошкар-Ола — Казан поездына багышланган җырын башкарды.

Журналда храмнар музыкасына багышланган мәкалә дә бар. Аның төп герое — Казан храмнарында чаң кагучы Дмитрий Панькин. Ул Казандагы иң борынгы набат чаңының урынын билгеләгән. «Спас манарасындагы чаң 1580 елда Казанда коелган. Илдә 16 гасырга караган берничә дистә генә чаң бар. Аны карап торырга кирәк», — дип сөйләде ул.

Журналда опера дирижеры биргән интервью да урын алган. бер мәкалә театр музыкасына багышланган. Аның төп герое композитор Эльмир Низамов. Анда шулай ук Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган язма белән дә танышып була.

Татарстан Дәүләт хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова фикеренчә, журналга тәнкыйди караш җитми. «Журнал укучысы — Казан интеллигенциясе. Алар безнең концертларга йөри. Журналга шатлык, сарказм, ирония булуын телим, шулай ук тәнкыйди караш булырга тиеш. Безнең эшчәнлеккә тәнкыйть белдерсеннәр, без аны көтәбез», — диде ул.

Кичә «Gauga» төркеменнән Әскәр Юнысов чыгышы белән тәмамланды. Журналның соңгы өлешендә альтернатив музыка темасы яктыртылган.



Галерея: «Казан» журналының февраль санын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100