news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” журналы янә лауреат булды

“Казан” журналы янә лауреат булды

(Мәскәү, 19 апрель, “Татар-информ”). Кичә Мәскәүдәге Ай театрында басма мәҗмугаларның “Ел тышлыгы-2005” дигән VI Халыкара бәйгесен тәкъдир итү чарасы үтте.

Тәкъдир итү чарасының киң программасы “Иң яхшы мәгълүмат ярдәме өчен” призларын тапшыруны, матбугат басмаларының бәйгегә әзерләнгән саннарын күрсәтүне, шулай ук “Украинаның ел тышлыгы” милли бәйгесе һәм Ай театрының күренекле артистлары чыгышларын үз эченә алган иде.

Бу искиткеч матур шоуда ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге җитәкчесе Рафис Измайлов һәм “Казан” журналының сәнгать мөхәррире Григорий Эйдинов составындагы Татарстан делегациясе дә катнашты. Алар күзәтүче буларак кына түгел, ә хөрмәтле кунаклар сыйфатында да чакырылган иде. Чөнки “Казан” журналы бу дәрәҗәле бәйгедә икенче ел рәттән җиңеп чыгып, лауреат исемен алды.

Быел ул “Эшлекле һәм иҗтимагый-сәяси журналлар” номинациясендә Мәскәүнең “Столица” журналы белән беррәттән, бәйгенең төп бүләге – “Бәллүр глобус”ка ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot