Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан журналисты Владимир Ерхов вафат булган
Мәрхүмне соңгы юлга иртәгә озаталар.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә билгеле Казан журналисты, сценарист, режиссер, кинодокументалист Владимир Михайлович Ерхов вафат булган.
Аның белән хушлашу 28 декабрьдә Себер трактындагы 31, а йортта ритуаль залда була.
Коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында, хушлашу биш-алты кешелек төркемнәр белән оештырыла. Аннары урамда гомуми чара була. Журналистны Киндери бистәсендәге зиратка җирлиләр.
Владимир Михайлович Ерхов 1959 елның 16 маенда туган. Казан университетының филология факультетын тәмамлаган. 1970 елдан бирле «Кар десанты» отряды эшчәнлегендә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз