news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан журналистлары һәм мәдәният эшлеклеләре мөфтигә сорау биргән

Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итте.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә халыкны кабул итү көне булды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аралашты. Алар арасында Казан журналистлары һәм татар мәдәният эшлеклеләре бар иде. Кунаклар хәзрәткә үзләренең мөрәҗәгатьләре һәм тәкъдимнәре белән чыкты. Мөфти, үз чиратында, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә ризалыгын белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100