news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан "Зениты" волейболчылары кунакта "Факел"ны җиңеп кайтты

Матч казанлылар җиңүе – 3:0 исәбе белән төгәлләнде.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Ил чемпионы булган Казан «Зенит»ы Яңа Уренгойда җирле «Факел» командасын 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Бу сезонда «Факел»ның Егор Клюка һәм Дмитрий Волков “йолдызлы” уенчылары булды. Ике волейболчы да җәен Россия җыелмасында Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннары медале өчән көрәштеләр, ә хәзер үз командаларын Россия чемпионатында алга әйдиләр. Хәзер Яңа Уренгойда уйнаучы Игорь Колодинский, берничә сезон элек Казан өчен уйнады. Шулай ук берьюлы дүрт «зенитчы» да узган уеннарда Яңа Уренгой өчен чыгыш ясаганнар иде. Алар Евгений Сивожелез һәм Владимир Мельник, шулай ук Александр Гуцалюк һәм Андрей Ащев.

Казанлылар Яңа Уренгойга һава шартлары начарланып китү сәбәпле халыкара «Казан» аэропортыннан 9да түгел, сәгать 3тә генә очты. Бәлкем шуңадыр, беренче партиядә уен хуҗалар файдасына булды (5:1). Шушы кечкенә генә уен өлешендә Казан командасы лидерлары – Михайлов, Андерсон, Леон хаталар ясап ташлады. Алдагы уенарда «зенитлылар» көндәшләре артыннан куды.

Америкалы Мэттью Андерсон реабилитацияләнеп, үз командасын ике очкога баетты. Беренче тәнәфескә уренгойлылар лидер булып китте, аннан соңгы уенда кунаклар аларны куып тотты. Вольвичның уңышлы блогы белән таблода исәп 8:8 күрсәтте. Өченче матчта Александр Бутько, Андерсон тырышлыгы ачык күренде. Нәтиҗәдә, тагын ике очко, «Зенит» алда, исәп: 15:13. Уен партиясенең икенче өлешендә «Зенит» өстенлекне ахыргача саклады – 25:20 һәм матчта 1:0.

Икенче партиядә хуҗалар аерманы минимумга кадәр кыскартты (17:18), әмма Казан яңадан алга ыргылды: партияне эйс белән Максим Михайлов төгәлләде (25:20).

Өченче партия шулай ук Казан командасының өстенлеге белән башланып китте. Александр Бутько, аннан Андерсон көндәшләренә юлны ябып, очколарны 6:3 исәбендә җиткерде. Чутчев шунда ук бу хәлне тренер тайм-аут белән билгеләде. Әмма теләгән нәтиҗә булмады. Ащев хуҗаларның беренче темпын каплады һәм таблода исәп янә 10:4 белән «Зенит» файдасына булуын күрсәтте. Уен азагына кадәр «Факел» янә араны кыскартты. Минималь ара өч очко белән аерылды. Дмитрий Волковның тагын уңышлы уены белән исәп 16:19 булды. Калган арада «зенитлылар» 6:1 исәбе белән отты, партияне 25:17 исәбе белән төгәлләде.

3:0 – бу исәп «Зенит»ның ныклы җиңүе иде һәм Казан клубының чемпионатта рәттән сигезенче тапкыр җиңүе булды.

«Факел» (Яңа Уренгой) – «Зенит» (Казан) – 0:3 (20:25, 20:25, 17:25).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100