news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Зенит”ы Кемеровоның “Кузбасс”ын җиңде

Тугызынчы турдагы матч 3:0 исәбе белән Казан командасы файдасына тәмамланды.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанның “Зенит” командасы Россия Суперлигасының тугызынчы тур матчында “Кузбасс”ны (Кемерово) 3:0 исәбе белән отты.

Әлегә “Кузбас” быелгы Россия чемпионатының төп ачышы булып тора иде – “Зенит” белән уенга кадәр команда сигез матчның икесендә генә оттырып, өченче урынны биләде. Командага югары нәтиҗәләргә ирешергә Казан белән бәйле берьюлы өч уенчы ярдәм итә, алар – “Зенит”тан арендага алынган Виктор Полетаев, Казан волейболында тәрбияләнгән Максим Шпилев һәм “Зенит” өчен 370ләп матч уйнаган Николай Апаликов. Полетаев, әйтергә кирәк, бу уен алдыннан лиганың иң нәтиҗәле уенчылары рейтингын җитәкләде – сигез матчта яшь диагональче 177 очко җыйды (уртача – бер матчка 22 очкодан күбрәк).

Александр Вербов “Зенит” “Кузбасс” белән уйнаганда матчны төп либеро сыйфатында башлады. Казанлылардан стартка Андерсон, Леон, Вольвич, Ащев, Бутько һәм Михайлов чыкты. Кунаклар составында уенны Панков, Карпухов, Щербаков, Апаликов, Полетаев һәм Никитин башлады. Беренче техник тәнәфескә үк “Зенит” өстенлек белән китте (16:12). Сет азагына инде казанлылар тагын биш очко җыйды. Нәтиҗәдә, “Кузбасс”ларның остазы Туомас Саммелвуо ашыгыч рәвештә тайм-аут алды. Шуңа да карамастан “Зенит” өстенлекне бирмәде (25:22).

Икенче партия дә шул рәвешле барды, кунаклар янә тайм-аут алырга мәҗбүр булды, нәтиҗәдә, сет “Зенит” файдасына тәмамланды (25:19).

Өченче сетта “Кузбасс”ның баш тренеры ике тапкыр уенчысын алыштырып карады, әмма бу бернинди файда китермәде. Партия азагына “Зенит”ның өстенлеге тугыз очкога җитте (22:13). "Кузбасс"лар бераз өстәсә дә "Зенит" инде барыбер җиңүче булды (26:16).

Суперлиганың ир-ат командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионаты, 9 нчы тур.

“Зенит” (Казан) – “Кузбасс” (Кемерово) – 3:0 (25:22, 25:19, 26:16).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100